Экзамен по татарскому языку (традиционный)Татарский язык. Экзамен по татарскому языку (традиционный)Билет №1. Текстны сәнгатьле итеп укы, сораулар төзеп әйт. Бөек Җиңү бәйрәмендәБөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Рәхимсез сугыш илебез халкына зур кайгы- хәсрәтләр китерә. Япь- яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы китерә. Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн , халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы сакланыр.
Ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парады була. Анда күкрәкләренә орден- медальләр таккан чал чәчле ветераннарга рәхмәт хисе уяна. Билет №2. 1. Якын дусларың турында сөйлә. Сыйныфыңа килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир. Текстны сәнгатьле итеп укы, беренче абзацны тәрҗемә ит. ФевральҺәр айның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Февраль − көннәр саны ягыннан кыска ай. Кояшлы көннәр сирәк була бу айда.
Февраль − күзачкысыз бураннары белән билгеле ай. Бөтен кыш буена яумаган кар шушы кыска айда ява. Кышның соңгы ае бит.
Шулай да февраль − язның күршесе. Яз билгеләре дә сизелә башлый. Кояш югарыданрак карый, юмартрак кылана.
Кошлар- безнен дуслар темасына сочинение. кроссворд по биологии 7 класс тема. урман безнен байлыгыбыз инша 8 класс. Учитель начальных классов МОБУ «Башкирская гимназия-интернат». Мастер.. План-конспект учебного занятия в 8 классе. Урман. Җиләк. Кояш. Салават күпере. Әйдәгез, бу эш алымын бергәләп башкарып карыйк. . Танып-белү максаты: үткән заман хикәя фигыльләр турында төшенчә бирү; аларны. 23 июн в 8:58. в 8:44. Чи-чи исемле тычкан хэм башка урман жэнлеклэре турында кызыклы кыска хикэялэр. Заказ - на. 3. 26 апр в 8:50. Урман дымны саклый, ул - кислород һәм озон чыганагы да. Белгечләр бер гектар урман бер сәгать эчендә ике килограмм углекислоталы газны йота, дип саныйлар. Ул агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә ала..
Условное наклонение глагола'. 6-й класс. Б)?йг8 эште тикшере9. - Ошо 49008р0е 5улланып ду1ы2ы0 тура4ында 7й08 кеск8й инша я02ан4ы2ы0.-Используя эти слова вы дома написали мини-сочинение. Авылыбыз горурлыгы булып Алач куак урманы санала.Чынлап та, табигатьнең иң гүзәл почмагы бит ул. Елның кайсы гына вакыты булмасын. Автор Хәйретдинова Әдилә. Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп. 'Пешекче - гаиләм һөнәре' - инша. Автор: Фәйзуллина Алинә.. УМК «Rainbow English» О. В. Афанасьевой, И. В. Михеевой, К. М. Барановой. Купить 'Английский язык. 8 класс. Лексико-грамматический практикум' в интернет-магазинах с доставкой: «Интернет-магазин «ДРОФА»» - 174 руб.
Кояш кыздырган көннәрдә түбәләрдән саран гына тамчылар тамгалый, боз сөңгеләре сузьша. Ләкин әле бу яз килде дигән сүз түгел. Февраль − алдакчы ай. Билет №3. 1. Яраткан шөгылең турында сөйлә. Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир. Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит. Бүләкне ничек сайларга соң?
Туган- тумачаларга кием- салым да, хуҗалык әйберләре дә бүләк итергә ярый. Туган көн, мәктәп яки институт тәмамлау кебек гаилә бәйрәмнәрендә бүләк бирү җиңелрәк хәл ителә. Бүләк урынына акча бирү әйбәт түгел. Бүләк көтелмәгән әйбер – сюрприз булырга тиеш. Чәчәк иң яхшы бүләк. Чәчәкне һәркемгә бирергә була. Тик шуны истә тоту мәҗбүри – зур мәҗлескә, банкетка чәчәк алып бармыйлар, чөнки бәйрәм азагына хәтле чәчәкләрнең шиңүе мөмкин.
Бүләкне вакытында тапшыру күңелле. Билет № 4. 1. Мәктәбең яраткан фәннәрең турында сөйлә.
Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир. Текстны сәнгатьле итеп укы, тамыр,ясалма,кушма сузләрне тап һәм тәрҗемә ит. Мин, бервакыт, әниемне гаҗәпләндерергә уйладым. Ул эштән кайткан вакытка туры китереп, манный боткасы пешереп куярга булдым. Алдым зур кәстрүл, аңа күп итеп манный ярмасы салдым, шуның өстенә салкын сөт өстәдем һәм газ плитәсенә куйдым. Ут кабызып җибәрдем һәм, бер егерме минут уйнап алыйм әле дип, компьютер артына утырдым. Вакыт үтте. Кәстрүл капкачын ачып карасам..
Кәстрүл төбендә ниндидер бер кара боламык "пыф- пыф" килеп утыра. Аны ашау түгел, курыкмыйча карап та булмый иде. Менә шунда мин "Эш белмәгән − кеше көлдерер" дигән мәкальнең нәрсә аңлатканын аңладым. Билет №5. 1. Яраткан ел фасылың турында сөйлә. Дустыңа театрлар турында сораулар бир. Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимларын әйт. Кешеләрдәге матур сыйфатлар.
Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем. Кешелеклебулу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.Әгәр син кешеләрне яратмасаң, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белмөсөң, әгәр дә син чынлап торып дуслаша белмәсәң һәм дусларың булмаса, кесәңдә акчаң күп булудан үзең өчен дә, башкалар өчен дә бернинди файда юк.
Надан, чикләнгән, сәнгатьне аңламаучы һәм яратмаучы кеше булып калгансың икән, кыйммәтле машинаң булудан, зур коттеджларда яшәвеңнән ни мәгънә һәм файда?! Билет №6. 1. Яраткан бәйрәмен турында сөйлә. Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир. Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.Һәр елны без сыйныфыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз.
Мондый походлар безнең дус сыйныфыбызны тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим. Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә- юнь ямь- яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут- чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча.
Бөтен җирдә матурлык.. Билет №7. 1.Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә. Сыйныфташларыңа Казан турында сораулар бир. Текстны сәнгатьле итеп укы, фразеологизмнар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит. Без бүген татар теле дәресендә “ Каникулларым ничек үтте” дигән темага инша яздык. Дәрес буе бар укучылар да тырышып сочинение яздылар. Класста тып- тын! Менә укучылар берәм- берәм дәфтәрләрен укытучы өстәленә куя башладылар.
Шуларның арасында Рөстәм дә беренче булып бирергә тырышты. Укытучы: “Иншаң өчен “бишле” – дип әйткәч, Рөстәмнең башы классның түшәменә тигәндәй булды. Аның борыны әкрен генә өскә күтәрелә башлады.
Рөстәм тагын бер- ике җылы сүз өмет итеп, укытучыга караган иде, укытучы апа: “ Ялгышам, синең дәфтәрең түгел икән, Алсуның дәфтәре икән”, дип аны җиргә төшерде. Билет №8. 1. Яраткан һөнәрең турында сөйлә2. Танышыңа Татрстан Республикасы турында сораулар бир. Текстны сәнгатьле итеп укы,алмашлыклар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит. Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк. Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен.
Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем. Билет №9. 1. Татарстан Республикасы турында сөйлә. Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сөйлә.
Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Мәктәптән башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында. Ул − минем укытучым.
Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Исәнме, матурым, без сине яратабыз".
Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.
Билет №1. 0. 1. Казан турында сөйлә. Югары уку йортында белем алучы апаңа бу уку йорты турында сораулар бир. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит. Менә көтеп алынган беренче сентябрь дә килеп җитте. Иртән үк бакчага чыгып, кичтән карап, сайлап куйган иң матур чәчәкләрдән бәйләм ясап куйдым. Ясадым да, үзем дә сокланып карап тордым: иң матур чәчәк бәйләме минеке булыр, мөгаен!
Мәктәп безне бу көнне үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без мәктәпне шундый сагынганбыз!
Сыйныф җитәкчебезне дә бик сагынганбыз икән. Сыйныф җитәкчебез безне сыйныф бүлмәсенә алып керде. Укытучыбыз Белем бәйрәме белән котлады, быел өйрәнәчәк фәннәр белән таныштырды. Без быел беренче сменада укыячакбыз. Билет №1. 1. 1. Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
Дустыңны туган көне белән котла. Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт. Менә көтеп алынган беренче сентябрь дә килеп җитте. Иртән үк бакчага чыгып, кичтән карап, сайлап куйган иң матур чәчәкләрдән бәйләм ясап куйдым. Ясадым да, үзем дә сокланып карап тордым: иң матур чәчәк бәйләме минеке булыр, мөгаен! Мәктәп безне бу көнне үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без мәктәпне шундый сагынганбыз!
Сыйныф җитәкчебезне дә бик сагынганбыз икән. Сыйныф җитәкчебез безне сыйныф бүлмәсенә алып керде. Укытучыбыз Белем бәйрәме белән котлады, быел өйрәнәчәк фәннәр белән таныштырды. Без быел беренче сменада укыячакбыз. Билет №1. 2. 1. Яраткан язучың турында сөйлә.
Дустыңа туганнарына кунакка баруы турында сораулар бир. Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрен антонимларың әйт. Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Сиңа бик рәхәт. Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең.
Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте.
Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.Әни.. Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө- ничә кабат әйтә икән? Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә.
Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Билет №1. 3. 1. Габдулла Тукай турында сөйлә. Сыйныфташыңа спорт төрләре (видах спорта),олимпия уеннары турында сораулар бир.
Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит. Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам.
Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап- ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Бабай турында сөйли.
Карт бабам, пенсиягә чыкканчы колхозда балта остасы булып эшләгән, аннан соң да күршеләргә, авылдашларга йортлар салып биргән. Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән- көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми.
Мин алай эшләмәс идем.